Рособрнадзор Россиянең яңа регионнары турындагы сорауларны 2023 елгы БДИга кертмәячәк

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

"Киләсе еллардагы БДИ контроль-үлчәү материалларының эчтәлегенә килгәндә, аларның эчтәлеген яңартылган урта гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартын укыту нәтиҗәләренә карата таләпләрне бәяләүгә күчү план нигезендә гамәлгә ашырылачак", - дип сөйләделәр ведомствода. Анда шулай ук яңа белем бирү стандартларын кертү сроклары һәм этаплары н РФ Мәгариф министрлыгы билгели, дип искәрттеләр.

Владимир Путин 5 октябрьдә Россия ЛНР, ДХР, Запорожск һәм Херсон өлкәләре составына яңа субъектлар сыйфатында кабул итү турындагы федераль конституцион кануннарга кул куйды. Мондый карар 23-27 сентябрьдә бу төбәкләрдә узган референдумнардан соң кабул ителде. Тавыш бирүчеләрнең күпчелек өлеше РФ га кушылу яклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International