Кече төркемнәрне ясле төркемнәргә үзгәртү буенча эшләр 37 балалар бакчасында башкарылган. Быел Казанда аерым эш төрләре буенча биш балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 263 млн. сум бүлеп бирелгән.
30 мартта «УНИКС» КФУның КСКда педагогик белгечлек юнәлешләре өчен вакансияләр маркеты булачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, программа башка белгечлекләр вәкилләренә дә кызыклы булачак.
16-18 мартта В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Инклюзив белем бирүнең башлангыч системасы: теория һәм нәтиҗәле практика» чираттагы халыкара форумы узды. Чарада 100 дән артык үзебезнең һәм чит ил тикшеренүчеләре катнашты. Экспертлар Россия һәм дөнья тәҗрибәсен гомумиләштерделәр, шулай ук белем бирүгә инклюзив якын килү проблемаларының чишелешләрен фәнни эзләү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздан көзгә күчерделәр.
Татарстанга Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булган 50 дән артык бала килде. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.
Баланы теркәлү урыны буенча беренче сыйныфка кабул итү өчен 1 апрельдән 30 июньгә кадәр яздырырга мөмкин.
21 мартта БДИның вакытыннан алда чоры старт алды. Беренче булып әдәбият, химия һәм географияне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшыра. Аерым алганда, әдәбиятны – 26, химияне – 70, географияне – 7 кеше тапшыра.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына урнашуга гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды. Элек бирелгән гаризаның статусын «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итүгә язылуны рәсмиләштереп, ата-ана тикшерә ала.
20-25 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак.
Тантаналы ачылыш 28 мартта 16.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак.