ТР Мәгариф hәм фән министрлыгы карары белән, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында, hөнәри белем бирү юнәлешендәге секция утырышы Сарман аграр көллияте базасында үтте.
Аның эшендә ТР Мәгариф hәм фән министры Илсур Хадиуллин, аның беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Киңәшмәгә шулай ук Мәгариф hәм фән, Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыкларыннан җаваплы хезмәткәрләр, республиканың hөнәри белем бирү уку йортлары җитәкчеләре hәм аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары чакырулы иде.
Утырышның пленар өлеше район Советының актлар залында үтте.