Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлау булды, әлеге ярышлар Ростов өлкәсенең Качкан поселогында агымдагы елның апрель аенда узды.
Чарага ярышларда аерылып торган Сарман аграр көллияте студентлары һәм аларның остазлары – көллият укытучылары, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты галимнәре чакырылган иде.