Лариса Сулима: “Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ШТК мәктәп лигасы үсеше яклы”

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

ШТК Казан мәктәп юниор лигасына 20 еллыгын бәйрәм итте.

Фестиваль Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан балалр һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, “Татарстан Республикасы шаяннар һәм тапкырлар клубы” Ргиональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима үзенең чыгышында мәгариф министрлыгы ШТК мәктәп лигасы үсешен тәэмин итү яклы дип белдерде.

Фестивальдә Татарстан һәм күрше регион шәһәрләреннән 27 команда катнашты.

Гран-прины Соликамсктан “Местами Северно” командасы яулап алды, беренче урынны Кировтан “Маленькие леди” һәм Казаннан “ФотоАйгуль” и ТО “Team_7” командасы бүлеште. Икенче урында Азнакайның “Фиаско” командасы, ә өченче урында Чаллыдан “Оба-на” командасы.

22 һәм 25 ноябрьдә Казанда ШТК халыкара союзының ярымфинал уеннары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International