Татарстан Республикасы Президенты көллият студентының хыялын тормышка ашырды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов көллият студенты Полина Щербичка Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Кремль чыршысына билетлар тапшырды.
Мәгариф һәм фән министры 27нче декабрьдә Мәскәүдә волонтерлыкны үстерү буенча Дәүләт Советы утырышы узуын, анда Татарстан Президентының да катнашуын искәртте. Шул ук көнне утырыш кысаларында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узган.
Кремльдә волонтерлар советы утырышында катнашучыларга россиялеләрнең открыткаларга язылган теләкләрен чынга ашырырга тәкъдим иткәннәр. Фойеда урнаштырылган чыршыларны уенчыклар һәм открыткалар белән бизәгәннәр.
«Әлеге акциянең максаты – социаль якланмаган гражданнарның теләкләрен үтәү, - диде Рафис Борһанов. - Ил һәм төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Рөстәм Нургалиевич та әлеге открыткаларны җыеп алды. Полина Щербичның открыткасы нәкъ менә безнең Президентка эләкте».
17 яшьлек Полина Казан төзелеш көллиятенең икенче курсында укый. Кыз 6нчы гыйнварда Мәскәүдә узачак Кремль чыршысында катнашырга хыяллана.
Һәм менә аның хыялы чынга ашты. Мәскәүгә бер көнлек сәяхәт барышында Полина Президент чыршысын да күрәчәк, Россия башкаласының истәлекле урыннары белән дә танышачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International