Кышкы каникуллар вакытында укучылар, шулай ук транспорт йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндиләр, чөнки балалар күбрәк вакытны урамда һәм транспортта уздырачак, сәүдә-күңел ачу комплексларына, мәдәният учреждениеләренә һәм массакүләм Яңа ел бәйрәмнәре урыннарына йөриячәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар юл-транспорт һәлакәтләренең торышына җитди борчыла. Әйтик, агымдагы ел башыннан шәһәрдә 200гә якын авария булган, аларда җәяүле кыз үлгән һәм 200 дән артык яшь казанлы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
«Балалар» юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә юл аркылы чыгу, күз күрүчәнлеген чикләүче предметтан чыгу, күзәтү чикләнгән күләмле капюшоннарны киеп йөрү, көчле музыкалы наушниклардан файдалану, төрле гаджетлар куллану аркасында игътибарсызлык булу. Машина йөртүчеләр еш кына дөрес интервал һәм дистанцияне үтәмиләр, шулай ук хәрәкәттә җәяүле балаларга өстенлекләр бирмиләр.