Казанда 6 – 8нче февраль көннәрендә тәрбия һәм белем бирүнең заманча методларына багышланган 19 нчы махсуслаштырылган «Мәгариф Карьера» күргәзмәсе ачылды. Чарада 60тан артык оешма, шул исәптән Казан югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Төмән, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән әйдәп баручы уку йортлары катнаша.
Күргәзмәдә "Мәгариф. Эшкә урнашу. Карьера. Кластерлы якын килү” мультимедия экспозициясе дә оештырылган. 27 залда төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина һ. б. юнәлешләр буенча махсуслашкан предприятиеләр белән уку йортлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 8 - 11 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән, шуңа күрә алар өчен һөнәри юнәлеш мәйданчыклары эшләячәк. Белгечләр укучыларны флорист, автомеханика, телетапшырулар алып баручы кебек һөнәр ияләренә практик күнекмәләргә өйрәтәчәк.