Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2019 елда БДИда катнашу өчен гаризалар 1нче февральгә кадәр кабул ителә.
Гаризада катнашучыга БДИ тапшырырга планлаштыра торган предметларны санап чыгарга кирәк. Шул ук вакытта предметларның саны төрлечә булырга мөмкин. Ике имтихан - рус теле һәм математика - агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Бу фәннәрне уңышлы тапшыру уртача гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. 2019 елдан чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыру өчен база яки профиль дәрәҗәсен сайлый ала. Узган елларда аттестат алган чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИда бары тик профильле дәрәҗәдә генә катнаша ала.
Калган фәннәр катнашучылар тарафыннан аларны сайлау буенча тапшырыла һәм, беренче чиратта, вузда укуларын дәвам итәргә теләгән кешеләргә кирәк. Сайлап алу БДИда катнашучының кайсы белгечлек яки әзерлек юнәлеше буенча укуын дәвам итәргә ниятләвенә һәм вузның кайсы фәннәрне укырга керү имтиханы сыйфатында исәпкә алуына нигезләнергә тиеш. Гариза бирер алдыннан сайлап алынган югары уку йортлары сайтларында әлеге мәгълүмат белән танышырга кирәк.