Казанда Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең шәһәр Мэры каршындагы хисаплары старт алды. Башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында Илсур Метшинга Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов җиткерде. Аерым алганда, ул мәктәпләрдә инженерлык юнәлеше үсеше, мәктәп директорлары һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарларының квалификациясен күтәрү өчен яңа «Уңыш векторы» проекты һәм агымдагы уку елы башында 138 мәктәптә волейбол командасы булдыру турында сөйләде.