Татарстан укучылары математика буенча GS GROUP V Халыкара конкурсында җиңү яулады

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның берьюлы дүрт укучысы математика буенча GS GROUP V Халыкара конкурсында җиңү яулады. Алар - Казанның 131нче лицееннан Аркадий Андреев (укытучысы Вадим Вадимович Шурыгин), Казанның 7нче гимназиясеннән Владислав Храмов (укытучысы Светлана Александровна Ерышева), КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан Ильяс Әхмәтшин (укытучысы Алена Игоревна Володина) һәм Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясеннән Григорий Шубин (укытучысы Любовь Владимировна Баева). Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның фән белгечләре А. Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сарае каршындагы математика түгәрәгенә йөри (укытучылары Шурыгин В. В. һәм Володина А. И.)
Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә узган конкурста барлыгы тугыз укучыбыз катнашты. Турыдан-туры турга эләгү өчен балаларга 2 онлайн-тур узарга туры килде. Конкурста катнашучылар арасында көрәш җитди булды. Шулай итеп, икенче турга 1 142 кеше узды, финалга иң күп балл җыйган 40 укучы гына чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International