9 – 15нче гыйнвар көннәрендә Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә Казахстан, Россия һәм башка илләрдән физика-математика сыйныфлары укучылары өчен Халыкара Жаутык олимпиадасы узды. Быел олимпиадада барлыгы 18 илдән математика белгечләре катнашты. Россия математиклары бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль яуладылар.
Көмеш медальне Казанның 131нче лицееның 10 сыйныф укучысы Алексей Закиров алды. Алексейны шундый зур бүләк белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!!!