25нче гыйнварда Казан инновация университеты базасында «Баланың сәламәтлеге һәм иминлеге» дигән темага республика ата-аналар интернет-семинары узачак. Катнашучылар гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге, сәламәт туклану культурасын формалаштыру, зарарлы гадәтләрне профилактикалау, балалар травматизмын булдырмау, психологик уңайлылык мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Онлайн-трансляция 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр КИУ сайтында түбәндәге сылтама буенча узачак: https://ieml.ru/
Кызыксындырган сорауларны электрон почта аша бирергә мөмкин: roditelirt@mail.ru.