Бүген республикада 2019 елда узачак WorldSkills чемпионатына әзерлек буенча актив эш алып барыла. Безнең бурыч-чемпионатны сыйфатлы югары дәрәҗәдә уздыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда оештыру комитетының күчмә утырышын уздыру - Worldskills чемпионатына әзерлек барышы белән танышу, объектларны карау, шулай ук халыкара оешма җитәкчелеге һәм катнашучы илләр делегацияләре белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек.