Биология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына йомгак ясалды

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

2019 елның 21 – 25нче гыйнварында биология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы үткәрелде.

Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 31 муниципаль районыннан 195 укучы катнашты.

Биология фәне буенча олимпиада 2 турда узды. Теоретик турда олимпиадада катнашучылар тест биремнәрен үтәделәр, практик турда укучылар  ботаника, умырткасыз һәм умырткасыз хайваннар зоологиясе, анатомия һәм үсемлекләр физиологиясе, биохимия буенча экспериментлар үткәрде, генетика буенча биремнәр эшләделәр.

Биология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабында Казан (Идел буе) федераль университетының биология һәм фундаменталь медицина институты галимнәре катнашындагы компетентлы жюри эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International