КФУның IT-лицее укучылары астрономия буенча олимпиадада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 24 – 26нчы гыйнварында 7 – 11нче сыйныф укучылары арасында астрономия буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды. Анда Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 92 укучы катнашты.

Астрономия буенча олимпиада бер турда узды. Олимпиадада катнашучыларга үзәк фәнни-методик комиссия тарафыннан күк механикасы, сферик астрономия, астрометрия һәм астрофизика нигезләре буенча биремнәр тәкъдим ителде. Теоретик биремнәрдән тыш практик биремнәр дә тәкъдим ителде.

Астрономия буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабында компетентлы жюри – Казан федераль университетының физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы хезмәткәрләре эшләде. Жюрины кафедра доценты Роман Жучков җитәкләде.

Җиңүчеләр:

- Марат Вәлиев, КФУның "IT-лицей интернат-мәктәбе”нең 7нче сыйныф укучысы;

- Ильяс Гарифуллин, Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы;

- Сергей Михайлов, КФУның "IT-лицей интернат-мәктәбе”нең 9нчы сыйныф укучысы;

- Максим Трофимов, КФУның “ IT-лицей интернат-мәктәбе”нең 10нчы сыйныф укучысы;

- Айрат Нотфуллин,  КФУның “ IT-лицей интернат-мәктәбе”нең 11нче сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 8 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 23 укучы призерлар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International