Виктор Демидов һәм Рафис Борһанов хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 29нчы гыйнварында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н. Демидов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов һәм В.Н. Демидов үзара хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу турында Килешүгә кул куйды.
Килешү кысаларында коммерцияле булмаган оешмаларны дәүләт теркәве, коммерциясез оешмаларның белем бирү эшчәнлеген лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе, шулай ук белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга карата контроль һәм күзәтчелек өлкәсендә функцияләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара мәгълүмат хезмәттәшлеге һәм хезмәттәшлек тәэмин ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International