27нчы гыйнвардан Россиянең Мәгариф министрлыгы төгәллек керткән гомуми һәм урта гомуми белем һәм аларның дубликатлары турында аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм бирү Тәртибе үз көченә керде (Россия Мәгариф министрлыгының 2018 елның 17 декабрендәге 315 номерлы боерыгы).
Аерым алганда, урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен аерым таләпләр кертелде. Хәзер «бишле»гә генә тәмамлау турындагы аттестатны барлык уку предметлары буенча «бишле» билгесенә ия булган чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узган, шулай ук база дәрәҗәсендәге математиканы 5 баллга һәм рус теле буенча һәм профильле дәрәҗәдәге математикадан БДИны 70 баллдан да ким булмаган баллга тапшырган укучы гына алачак.