Казанда яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында WorldSkills стандартлары буенча «Мобиль робототехника» һәм «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» компетенцияләрендә региональ ярышлар дәвам итә. Казан, Иннополис, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан барлыгы 30 катнашучы ярыша. 21 – 30нчы гыйнвар көннәрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы конкурс үткәрү мәйданчыгы булды.