Хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат хокукы буенча III Бөтенроссия вузара студентлар форумы Татарстан башкаласында узачак. Оештыручылар - Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы һәм «Яшь юрист» студентлар фәнни җәмгыяте яшьләр арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру өчен форум үткәрә. Чара эшенә фәнни хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат өлкәсендә үз эшләнмәләре белән уртаклашырга әзер булган студентлар һәм аспирантлар чакырыла.