31нче гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Яр Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәре барышында 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Е. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә, педагогика көллияте һәм сәүдә-технологик институтында булды. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы студентлар һәм мәктәп укучылары белән аралашты, дәресләрдә булды, уку бүлмәләрен карады.
25 нче урта мәктәптә узган очрашу барышында министр шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчалары, балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре педагоглары белән очрашты, анда белем бирү оешмаларында тәрбия бирү, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән эшләү, студентларны WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләү мәсьәләләре һ.б. турында фикер алыштылар.
Яр Чаллы сәүдә-технология институтында 200 дән артык мәгариф учреждениесе җитәкчесе республиканың һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре, шулай ук Автоград мәгариф системасын үстерү перспективалары һәм бурычлары белән танышты.