Казанда Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Данлы сәхифәләр тарихы. Геройлар мәктәбе” дип аталган II республика конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурста 54 мәктәпнең 5 – 8нче сыйныф укучылары Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары исемнәре белән аталган эшләрен тәкъдим иттеләр.