Борһанов: татарстанлылар информатика буенча бөтенроссия олимпиадасында югары нәтиҗә күрсәттеләр

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

16нчы апрельдә Казанның “Мәскәү" мәдәни-күңел ачу үзәгендә информатика һәм ИКТ

буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы

узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов Татарстан мәктәп

укучыларына ярышларда югары нәтиҗә күрсәтте, дип билгеләп үтте.

"Олимпиаданың абсолют җиңүчесе Казан лицеисты һәм тугыз укучыбыз призер булды.

Шулай ук Татарстан җыелма командасының аз санда баруына карамастан (анда

катнашучылар узган ел белән чагыштырганда күбрәк булса да), аның иң югары

нәтиҗәлелеген күрсәтә алуы да күңелле", - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International