КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның унынчы сыйныф укучысы Илдар
Гайнуллин информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия мәктәп укучылары
олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Кичә Казанның “Мәскәү" мәдәни үзәгендә
олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Ул билгеләп үткәнчә, информатика буенча олимпиадаларда җиденче сыйныфтан катнаша.
Узган ел Ульянда Илдар Гайнуллин 9 сыйныф укучылары арасында информатика буенча
Бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе дип танылды.