Казанда идеяләр һәм технологияләр фестивале узачак

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 – 16нчы июнь көннәрендә Казанда «RUKAMI " идеяләр һәм технологияләр фестивале узачак. Анда мейкер проектлары, шулай ук балалар һәм яшьләрнең техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Чараны Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Талантлар университеты оештырды. Проектны Россия венчур компаниясе командасы һәм НТИ проектларына ярдәм фонды гамәлгә ашыра. Фестиваль техник иҗатны үстерү буенча Милли технологик инициативаның бөтенроссия түгәрәкләр хәрәкәте, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Казанның Талантлар университеты проекты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International