Кайбыч районында укучыларның III Региональ фәнни-гамәли конференциясе «ЭКОЛОГиЯ» булып узды. Чара Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровка урта мәктәбе базасында узды. Оештыручылар шул рәвешле тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче сәләтле укучыларга ярдәм итәләр, экологик белем бирүне үстерү өчен киңлекләр булдыруда катнашалар.