17нче апрельдә Мәгарифне үстерү институты яшь педагоглар советы белән берлектә Казан мәгариф оешмаларының яшь педагоглары арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрде. “Педагогика олимпиадасы" Совет районының 108 нче номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Чара Россия Мәгариф министрлыгының «Укытучы 2.0» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында оештырылды. Конкурсның инновацион булуы ярышларның шәхси формасын команда рәвешенә алыштырудан гыйбарәт иде.
Конкурсның читтән торып уздырылган этабында яшь педагоглар «Үзпрезентация» темасына үз видеороликларын тәкъдим иттеләр. Эксперт бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурсның турыдан-туры этабына 21 кеше узды. Әлеге укытучыларның шәһәрнең бер районында эшләвен исәпкә алып, алар 5 - 6 кешелек 4 командага берләштерелде.