Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2019 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү мәсьәләләре буенча кайнар линиясе 20нче майда узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
"Рособрнадзор җитәкчелеге һәм ведомство белгечләре 2019 елда БДИ һәм ДЙА-9ны оештыру һәм үткәрүгә, 2019 елда БДИ үткәрү процедурасындагы үзгәрешләр, имтихан материалларының эчтәлегенә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләренә, апелляция һәм БДИ һәм ТДИ яңадан тапшыру процедураларына кагылышлы чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылар сорауларына җавап бирәчәкләр», - диелә хәбәрдә.