Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре исемлеге расланды, алар Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясенең уртак проектына керәчәк.
Исемлектә барлыгы 108 оешма бар. Бу көчле мәктәпләр, алар югары белем бирү нәтиҗәләре күрсәтә. Алар арасында Татарстанның биш мәктәбе бар: Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназия, Казан шәһәренең 19 нчы гимназиясе, лицей–инженерлык үзәге, Казан шәһәренең 131нче лицее, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе.