КФУ Россиянең тагын 18 югары уку йорты белән беррәттән Бөтендөнья университетлар рейтингына керде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Университетларның бөтендөнья рейтинг үзәге (CWUR) 2019-2020 еллардагы иң яхшы уку йортлары исемлеген игълан иткән. Аңа төрле илләрдән барлыгы 2000 югары уку йорты керде. Россия югары уку йортларыннан анда иң югары позицияне М.В.. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты алган. МДУның гомуми рейтингында — 222 урын, ихтыяҗ дәрәҗәсе буенча — 348, фәнни эшчәнлек дәрәҗәсе буенча - 249, ә фәнни — укытучылар составы сыйфаты буенча 174 урын. МДУ иң югары белем бирү сыйфаты рейтингына күтәрелгән, ул 95 урында. Бу критерий гомуми рейтингта позицияне формалаштырганда иң мөһим критерийларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International