Казан лицее укучысы Россия җыелма командасы составында информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Информатика буенча халыкара олимпиада Әзербәйҗанда уза. Кичә Бакуда бөтен дөнья мәктәп укучылары ярышларын ачу тантанасы узды. Ярышларда дөньяның 80 нән артык иленнән дүрт катнашучыдан торган командалар катнаша.

2019 елгы Россия җыелма командасы составында - КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин да. Ул бик күп профильле турнирларның абсолют җиңүчесе булуы белән мәгълүм – бер ел эчендә генә дә мәктәп укучысы информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының, Romanian master of Informatics информатика буенча Халыкара олимпиаданың, Иннополис Университетының программалаштыру буенча ачык олимпиадасында, МФТИНЫҢ «ТехноКубок» программалаштыру буенча халыкара олимпиадасында беренче урыннарны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International