Дәүләт янгын күзәтчелеге Татарстан мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлады

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елы башына әзерләү максатларында республиканың барлык муниципаль районнарында ведомствоара комиссияләр эше оештырылган, алар составына күзәтчелек эшчәнлегенең территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре кертелгән.

Быел 1 сентябрьгә 3710 уку йорты үз ишекләрен ачачак. 17 гомуми белем бирү учреждениесе буенча әзерлек актларына кул куелган инде. Калганнары кабул итү өчен 20 августка кадәр тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International