Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында аккредитация үзәгендә һәм WorldSkills авылында булды

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» стандартлары буенча Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыруга әзерлекне бәяләде.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашучы кайбер объектларны йөреп чыкты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Универсиада авылында булды (чемпионат барган көннәрдә бу территория WorldSkills авылы дип аталачак), анда ул чемпионатта катнашучы конкурсантларның яшәү шартлары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International