Яңа уку елында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү дәресләре» халыкара конкурсы старт ала.
Чара Россия Федерациясенең белем бирү вакыйгалары календарена кертелгән һәм илнең барлык төбәкләрен колачлап алачак. Бу хакта 8 августта конкурсны оештыру комитетының беренче утырышында хәбәр иттеләр. Очрашу барышында конкурсны уздыру турында ярдәмчеләр арасында килешү имзаланды.
«Җиңү дәресләре» укучыларга патриотик тәрбия бирү һәм укыту буенча яңа методикалар һәм практикалар эшләүгә, Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.