Татарстан балаларын финанс грамоталылыгына өйрәтәләр

2019 елның 9 августы, җомга

2 август көнне "Дуслык” белеем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында профильле сменаларда катнашучылар белән финанс грамоталылыгы буенча чара узды. Чара финанс буенча белем бирүне үстерү проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Аны Россия Финанс министрлыгы вәкилләре, яшь буынның игътибарын акыллы финанс тәртибе һәм шәхси сакчыллыкка җаваплы караш мәсьәләләренә җәлеп итү өчен үткәрделәр.

Чараларда 2 төрле төркемдә 20шәр кеше катнашты.

Проект эксперты һәм финанс грамоталылыгы буенча идарә итүче компания автордашы Екатерина Лавренова «Яшүсмер ничек эшли ала»уен элементлары белән кейс-технология үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International