Рафис Борһанов: "Илдарның күренекле җиңүе - талант нәтиҗәсе, ата-аналар һәм педагогларның зур тырышлыгы”.

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов информатика буенча Халыкара олимпиадада җиңгән Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллинның җиңүен шәрехләде:

«Без мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары нәтиҗәләре белән горурланабыз. Быел 148 укучы бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында призер һәм җиңүче булды. Һәр җиңү - балалар һәм аларның остазлары өчен әһәмиятле казаныш һәм республика өчен зур вакыйга. Илдарның күренекле җиңүе - хезмәт сөючәнлеккә тапкырланган талант нәтиҗәсе, ата-аналар һәм педагогларның аның үсешенә керткән зур тырышлыгы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International