Татарстанда балаларның шәхси потенциалын үстерү программасы гамәлгә ашырылачак

2019 елның 9 августы, җомга

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының ун мәктәбендә һәм ике балалар бакчасында агымдагы елның көзендә шәхси потенциалны үстерү программасын гамәлгә ашыру башланачак, аның инициаторлары – Сбербанк һәм «Киләчәккә өлеш» фонды.

Саклык банкы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Саклык банкының «Киләчәккә өлеш»  Хәйрия фонды программаны гамәлгә ашырудагы гамәлләрне координацияләү өчен хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар. Документка Сбербанк ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе урынбасары – Саклык банкы ГАҖ «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм «Киләчәккә өлеш» БФ башкарма директоры Петр Положевец кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International