БДИның уртача баллы югары уку йортларына керү хокукына йогынты ясамаячак

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

"РГ" хәбәр иткәнчә, документта сүз ике башкала вузлары өчен "абитуриентларның БДИ буенча уртача баллы" күрсәткечен арттыру (67дән дә ким түгел) һәм шул ук критерийны Россиянең башка вузлары өчен киметү (60тан да ким түгел) турында бара.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында "өчле" ләргә Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларына юл ябылырга мөмкин","БДИның уртача баллы 67дән түбән булган абитуриентларны башкала университетларына бюджетка кабул итмәячәкләр", дигән сүзләр язылган материаллар пәйда булды. Бу ничек була? Берничек тә түгел. Чөнки документның асылы анда түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International