Сәламәтлек саклау министрлыгында балаларны беренче сыйныфка әзерләү буенча киңәшләр бирделәр

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш штаттан тыш белгече Юрий Зинченко RT белән әңгәмә вакытында ата-аналарга баланы мәктәп тормышына ничек әзерләү турында сөйләде.

Белгеч фикеренчә, иң беренче чиратта ата-аналар контролен әкренләп киметергә һәм баланы үз эшчәнлеген координацияләргә  күнектерергә кирәк.

«Ата-аналарның баланы мәктәпкә әзерләве бик мөһим. Бер яктан, ул өлкәнгә әверелә, мәктәпкә  укырга бара, икенче яктан - уку эшчәнлеге - уен түгел, ә уку һәм кагыйдәләрне үтәү аша үз сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге. Шул ук вакытта уку баладан ныклык, игътибар һәм укый белүне таләп итә», — дип аңлатты психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International