Россиянең 36 төбәгеннән яшүсмерләр "Киләчәккә билет" проекты кысаларында сентябрьдән массакүләм тест узачак.
"Һөнәргә чуму буенча гамәли чаралар линейкасының барлык форматларына "Киләчәккә билет" проектында катнашучы 36 субъект керә алачак. Чараларда 6-11 сыйныф укучылары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар да катнаша ала", - диделәр "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) берлеге матбугат хезмәтендә.