WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары өчен функциональ тренинглар старт алды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

10 августта WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты волонтерларын укытуның чираттагы дулкыны старт алды.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерларының белем бирү программасы формаль булмаган белем бирү принципларында төзелгән һәм волонтерлар белән эшләү өчен тренерлар әзерләүнең иң яхшы халыкара тәҗрибәсен үз эченә ала. Ирекле ярдәмчеләргә объектта функциональ әзерлек һәм укыту узарга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International