2019 елның 5-12 августында Мәскәү өлкәсендә «Экосреда-ИТ» бөтенроссия яшьләр белем бирү форумының «Мәгънәләр территориясе» сменасы узды.
Смена кысаларында “Росмолодежь" Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгыннан физик затлар өчен грантлар конкурсы узды. «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасының мәгълүмати үсеш комиссиясе җитәкчесе Хәлилов Рәхмәт «Татарстан Республикасы Студентлар медиа үзәге»проекты белән Татарстан Республикасы студентлар массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә 300 000 сум күләмендә грант алды.