Татарстанда 2019 елда илкүләм проект буенча балалар бакчаларында 3,2 мең ясле урыны булдырылачак

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2019 елда илкүләм проект буенча өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен балалар бакчаларында 3,2 мең урын булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Мәшгульлеккә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты буенча «Демография» илкүләм проекты нигезендә быел барлыгы 30 балалар бакчасын файдалануга тапшыру һәм гамәлдәге дүрт учреждениедә төркемнәрне үзгәртү планлаштырыла", - дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министры. «Балалар бакчаларында 6,2 меңнән артык урын булдырылачак, шул исәптән 3 меңнән артык-ясле урыннары», - дип өстәде ул.

Рафис Борһанов сүзләренә караганда, 2018-2019 елларда Татарстанда яңа балалар бакчалары төзелешенә 5,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. «1 млрд. сум – федераль акчалар, 4,5 млрд.сум – республика акчалары», - дип ачыклык кертте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International