25 нче июльдән 11 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында “VICTORY " республика полилингваль сменасы эшләде. Сменада Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән һәм якын чит илләрдән - Үзбәкстан, Казахстаннан 101 укучы катнашты.
«VICTORY» сменасында катнашучылар өчен лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар, шәхси консультацияләр һәм факультативлар циклларын КФУның чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары үткәрде. Балалар инглиз, алман, француз, кытай телләрен өйрәнделәр. Укучылар чит телләр буенча олимпиада биремнәрен чишү үзенчәлекләре белән таныштылар, «Reading», «Listening», «Use of English», «Writing», «Speaking» гамәли күнекмәләрен алдылар, сүзлек запасын тулыландырдылар, лексик-грамматик модульнең яңа аспектларын өйрәнделәр.