Татарстан педагогларының август киңәшмәсе Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия "дигән темага республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 15 августта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары  Ирина Потехина, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль органнарның ТР буенча җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм методистлары һ. б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International