Россия Федерациясе мәгариф министры белән Бөтенроссия ата-аналар җыелышы туры эфирда узачак

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

20 августта VI Бөтенроссия ата-аналар җыелышы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры О.Ю. Васильевага сораулар җыю тәмамланды. Министрлыкның рәсми сайты һәм социаль челтәрләр аша 1500 дән артык сорау керде.

Чара 30 августта Санкт-Петербург шәһәренең 56 нчы академик гимназиясендә узачак һәм барлык регионнар өчен онлайн-форматта булачак.

Трансляция Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә Россия Мәгариф министрлыгы сайтында башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International