2019 елның 20 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий рәислегендә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү оешмаларын яңа 2019-2020 уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында округ киңәшмәсе узды.
Чарада РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина, эшчәнлекнең тиешле өлкәсенә кураторлык итүче региональ башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм Роспотребнадзор территориаль идарәләре вәкилләре катнашты.