Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген “Казан Арена" стадионында узачак WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итте.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Франциянең хезмәт министры Мюриэль Пенико ханым белән сөйләшүне планлаштыра. Шуннан соң ТР Президенты «Казан» аэропортына WorldSkills 2019 оештыру комитетын җитәкләүче Россия вице-премьеры Татьяна Голикованы каршы алырга барачак. Алар бергәләп «Казан Экспо» мәйданчыгын карарлар дип көтелә, анда конкурсантлар өчен эш урыннары булдырылган. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Татьяна Голикова матбугат конференциясе бирәчәкләр, аның барышында мәйданчыкның әзерлеге һәм чемпионат программасы турында сөйләячәкләр. Журналистлар белән очрашуга шулай ук WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм «Яшь профессионаллар» берлеге генераль директоры Роберт Уразов чакырылган.