Педагогларның традицион август киңәшмәсе

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

21нче август көнне Саба муниципаль районында педагогларының традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Амирова Лилия Салимҗановна, район башлыгы урынбасарлары, бүлек  мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә 2018/19нчы уку елы нәтиҗәләре һәм 2019/20нче уку елында мәгариф хезмәткәрләре каршында торган төп  бурычлар турында район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Фоат улы Шакиров доклады һәм чыгышлар тыңланды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе ел саен дәүләт имтиханнары нәтижәләрендә үсеш күренүен, 2019 нчы елда исә Саба районының уртача баллары республиканыкыннан бар фәннән дә югарырак булуын ассызыклады. Чыгышта шулай ук фән олимпиадаларыннан районның республика  этабында 41 призер, 2 җиңүче, региональ этапта 15 призер,  республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 13 призер, 3 җиңүче, татар теленнән халыкара олимпиадада 1 призер, Бөтенроссия йомгаклау этабында 4 призер,  3 җиңүче укучысы булуы әйтелде. Шулай ук "Укудагы уңышлары өчен" медален алучы Саба районының 33 чыгарылыш сыйныф укучысы нәтиҗәләрен БДИ баллары белән раслаулары уңай яктан бәяләнде. Соңгы елларда чыгарылыш укучыларының 20% югары уку йортларында педагогик юнәлешне сайлавы искәртелде.

Киңәшмәнең икенче тантаналы өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү тантаналары оештырылды. Һәр ел саен Саба  районы мәктәпләренең укытучылар коллективы яңа гына югары уку йортларын тәмамлап кайткан яшь белгечләр белән тулылана бара, алар быел 18 педагог, шулай ук кадрлар сафын 9 башка эштән яки башка яклардан килгән белгечләр дә тулыландыра. Мәгариф системасында эшләүче мөгаллимнәргә арендалы торак алу мөмкинлеге бар. Киңәшмәдә шулай ук хезмәт алдынгылары бүләкләнде. “WorldSkills Kazan 2019” темасы буенча мәктәп коллективлары тарафыннан әзерләгән күргәзмәгә югары бәя бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International