Казанда министрлар саммиты - һөнәри белем өлкәсендә елның төп вакыйгасы

2019 елның 23 августы, җомга

23-24 августта WorldSkills Kazan 2019 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мәйданчыгында үз илләрендә һөнәри белем һәм кадрлар әзерләү үсеше өчен җаваплы министрларның WorldSkills тарихында икенче саммиты узачак.

Дөньяның 40тан артык иленнән профильле ведомстволар башлыклары, үз милли тәҗрибәләренә таянып, белгечләр әзерләү системасын камилләштерү буенча иң алдынгы алымнар турында фикер алышачаклар. Саммит барышында катнашучыларга, WorldSkills методологиясен кулланып, һөнәри белем бирүдәге нәтиҗәләрне бәяләүне камилләштерү буенча Россия инициативалары тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International